90 СЕЗОН

Яңалыклар

Хөрмәтле тамашачылар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең 2020 нче елның 13 нче мартындагы 19 нчы номерлы “Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны киметү буенча өстәмә чаралар турындагы” карары чыгуга бәйле рәвештә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хәбәр итә :

2020 нче елның 15 нче апреленә кадәр уздырылырга планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Бүгеннән театр кассасыннан сатып алынган билетларны театр кассасына көн саен 10:00-19:00 кадәр кайтарып була.
Билетларны кире кайтару тәртибе:
1. Спектакльләргә билетлар театр кассасында сатып алынган булса, кассага килеп, гариза язарга (үзегез белән паспорт һәм билетыгызны алырга онытмагыз!);
2. Билетлар банк картасы ярдәмендә түләнгән очракта, шул картаны алып килергә кирәк. Бу очракта акча кайтару вакыты якынча 3 тәүлек тәшкил итә.
3. Театр сайты аша сатып алынган билетлар театр партнеры – bileton.ru компаниясенә кайтарыла.

Кабат күрешкәнгә кадәр, яраткан тамашачыларыбыз!