90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Холкым – “һава торышы”: вулкан ата да, тынычланам” (Автор – Лилия Локманова, Чыганак – “Шәһри Казан”)

К.Тинчурин театры сәхнәсендә «Карурман» спектакле премьерасында театрның әйдәп баручы артистларының берсе Рөстәм Гайзуллин тамашачыга бөтенләй дә икенче яктан ачылды. Артист үзе дә, бу рольне башкачарак, бөтен күңелемне биреп башкардым, ди

Театр
Быел бу – театр тарафыннан чыгарылган дүртенче спектакль. Шуны да әйтергә кирәк: баш режиссерсыз калган театр өчен бу зур күрсәткеч дип бәяләнә.
Соңгы премьера тамашачыны аеруча да шаккатырды. Үзгә жанрда иҗат ителү өстенә, ул миллилекне дә, актерларның осталыгын да, рәссамның, режиссерның, авторның да тырыш хезмәтен күрсәтте.

– Гадәттә приказ чыга, рольләрне бүләләр һәм пьесаны тоттыралар да укый башлыйсың. Ә бу очракта Резеда (спектакль режиссеры Резеда Гарипова. – Авт.), бу проектта эшлисең киләме, дип, үзе башта миңа мөрәҗәгать итте. Артист кешедән ничек инде, телисеңме-те­ләмисеңме, дип сорап була. Яңа роль ул – артист өчен һәрвакыт зур шатлык. Эзләнүләр барды, әлбәттә. Спектакльнең жанры гына түгел, эшләү процессы да ничектер үзенчәлекле булды. Бөтен коллектив бергә «кайнап», эш процессы сизелми дә калды. Башта бик борчылган идем инде. Чөнки Даян би роле спектакльнең беренче өлешендә генә була. Режиссерга шаярып, әллә икенче өлештә дә өрәге итеп булса да кертикме соң, дип тә карадым. Шул кадәр әзерләнү кызганыч бит. Образны спектакль ахырына онытырлар, дип борчылдым. Шикләр урынсыз булган, – ди Рөстәм Гайзуллин.

Хәтта хезмәттәшләренең дә: «Гайзуллинның мондый тирән эш­ләгәне юк иде әле», – дип әйтүе Даян образын тудыру өчен аңа иң зур бәядер, мөгаен.
…Иҗат юлын Рөстәм Гайзуллин Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында башлый. Анда ул өч ел эшли.
– Тормышның ул этабы бик кыс­ка булды. Тинчурин театрында эшли башлавыма исә 14 ел була, гомер буе биредә эшләгән кебек хәзер. Әлбәттә, өч ел бөтенләй эзсез калды дип булмый. Ул минем актерлык осталыгын арттырмаса да, тормыш тәҗрибәсе бирде. Яшь чак, ниндидер бәлки тәртипсезлекләр дә кылынгандыр. Яшьләр тиз кызып китүчән, амбициоз, дорфарак була. Ул театрда эшләвем миңа бераз басылырга ярдәм итте. Хәзерге көндә миндә булган актер этикасын өйрәнергә булышты, – ди Рөстәм.

Радио
Рөстәм Гайзуллин 2012 елдан алып радиода эшли. Һәр иртә «Болгар радиосы»н кабызучылар Рөстәм тавышы белән уяна. Ул бирегә танышлык аша да, кастинглар үтеп тә килми. Ул вакытта радио җитәкчесе булган Илнур Фәйзрахманов чакыра аны.

– Уйлап та тормадым, чакыргач килдем. Ни өчен мине чакырдыгыз, дип сораганым да булмады. 2012 елның 2 гыйнварыннан «Чәкчәк-шоу» башланып китте. Аннан составлар алышынды. Проект биш елдан артык барды. Радио-проект өчен моны хәйран озын гомер дип саныйм. Бер ел пауза алып тордым да радиога кире кайтырга туры килде. Күңел таләп итә башладымы шунда… Беренче яртыеллыкта ял иттем кебек. Биш ел көн саен иртәнге 6га эшкә килергә кирәк иде бит. Бераз кыйбла да югала башлаган төсле иде. Әмма бер елдан соң күңел барыбер үзенекен итте. Өстәвенә гел тәкъдимнәр дә булып торды. Башта, кырт кисеп, «юк» дип әйтә идем. Аннан соң, тукта әле мин әйтәм, радионың нәрсә икәнен дә белмичә эшкә килеп, күңелгә хуш килгән икән, бу да юкка түгелдер инде, – ди радиодагы хезмәте хакында Рөстәм.

Дөрес, ул моның җиңел эш булмавын да кире какмый. Кичке спектакльләрдән соң, кайчагында исә бөтенләй, гастрольләрдән кайтып, төнлә радиода гына берничә сәгать йоклап та эфирга чыккан вакытлары да булгалый. Әмма Рөстәм зарланмый.
– Туры эфирда эшләү – үзе бер спектакль бит инде ул. Микрофонны кушып эшкә кереп китү – могҗиза кебек. Йокың туймаса да, башка тормыш белән яши башлыйсың. Минем йокым туймаганга меңләгән, миллионлаган тыңлаучының ни гаебе бар?

Шәхси тормыш
Төскә-биткә чибәр, шук егетне кызлар яшьтән үз итә, билгеле. Тормыш иптәше Альбина белән кушылганчыга кадәр Рөстәмгә мәхәббәт аңлаткан кызлар да була хәтта.
– Мин ул кызны бик катгый рәвештә кире кактым һәм соңрак үкенеп тә йөрдем әле. Сагынганнан түгел, ә үземне эчтән кимереп, җайлырак та эшләп була иде дип. Ниш­ләтәсең, язмыш, – ди Рөстәм.

Тормыш иптәше Альбина белән алар театр училищесында таныша һәм Рөстәм шунда ук кызга гашыйк була. Тик Альбина гына аны никтер гел читкә этәрә. Әмма күп кызларның йокысын качырган Рөстәм барыбер бирешми, үзенекен итә! Дүртенче курсны тәмамлаганда, алар егет белән кыз буларак очрашып йөри башлый. Ә инде укуны тәмамлап ике ел үткәннән соң, гаилә кора. Ул вакытта яшьләргә бары 21 яшь була!

– Гаиләне 20 яшьтә корырга тиеш идек. Моннан 16 ел элек кәбисә елы булды. Әти-әни шунда, улым, кәбисә елы бит, ашыкмабыз бәлки, дигәч, 2005 елда өйләнештек. Бу безгә туйга әзерләнү өчен бер мөмкинлек тә булгандыр. Ул вакытта да, яшь килеш өйләнешәсез, дип әйтүчеләр булды, әлбәттә. Миңа акыллы фикерләр кайдан килгәндер инде?! Хәзер дә шулай дип уйлыйм. Әгәр дә без өч ел очрашып йөргәнбез икән инде, бер-беребезне яхшы беләбез, гаилә корырга әзер дигән сүз. Өч ел йөрисеңме, җидеме – аермасы юктыр. Малайлар әйтә икән, 21 яшьтә өйләнәбез, дип, каршы килмим. Алар хәтта үзләре дә, 21 яшьтә өйләнәбез, дип йөри. Аның каравы, менә 35 яшьтә олы малайга – 13, кечкенәсенә 11 яшь тула. Алар белән бергә үсәбез, – ди Рөстәм. Иртәрәк дәү әти булу хакында да хыяллана.

Гадәттә, ир-егетләр туй көннәрен генә түгел, ә никахлары теркәлгән датаны да оныта. Ә Рөстәм гаилә корган көннәрен бик яхшы хәтерли булып чыкты.
 Әлбәттә, хәтерлим! Иртән иртүк торып, чәч ясатырга бардым. Егет кешегә ул нәрсәгә кирәк булгандыр инде? Иптәш малай мине машинасында алып китте. Кире кайт­канда, без видеооператорны алып кайтырга тиеш идек. Ул яши торган өй янына килеп бастык. Шалтыратам-шалтыратам, телефонын алмый. Бер заман телефон трубкасын алды бу. Без килдек, сез кайда мин әйтәм. Кайда булсын, мин туегызны төшерәм, ди бу миңа. Буталып, ике туйны төшерер­гә заказ алган булып чыкты. Миндә паника. Әле ярый дуслар бар, алар ярдәмгә килде. Ничә яшьтә булуыңа, тормышта нинди вакыйгаларга юлыгуыңа карамастан, дус­ларсыз, танышларсыз тормыш бармый. Мин моны 35 яшемдә төгәл әйтә алам. Әлбәттә, әти-әни, гаилә, тормыш иптәшең, балаларың аңлашыла ки, әмма дусларың булмаса, проблема килеп чыкса да, бәла килеп чыкса да, акыллы фикерле дусларың булу кирәк. Ходай алардан аермасын! – ди артист.

Сез ниндирәк гаилә башлыгы, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. Холкым һава торышы кебек, дип җавап кайтара ул.
– Кылган гамәлләре өчен малайларга кайвакыт әйбәт кенә эләгергә мөмкин. Башка «һава торышы» булса, шундый ук гамәлгә хәтта дәшми дә калырга мөмкинмен. Әмма әти кеше буларак, минем җыелып килә. Бер кисәтү, ике кисәтү… аннан бер вулкан атып ала да, малайлар да тынычлана, мин дә. Шулай да без гаиләбез белән гаугалы, тавыш куптарып йөри торган кешеләр түгел, – ди Рөстәм.

Ике малай үстергән Гайзуллиннар элек кыз алып кайту хакында да хыялланган.
– Безнең Альбина белән үзенчәлекле батл-ярыш иде. Мин гаи­ләдә үзем генә үстем. Ә Альбинаның энекәше бар. Бала чактан мин өч бала хакында хыялландым. Ике егет – анысы тормышка ашты. Ул малайлар үскәч, кечкенә генә бер кыз­чык алып кайтасы килә иде. Ә Альбина өч малай хакында хыялланган. Ике малай туды, ә безнең һаман ярыш бара. Әтисе, мин алып кайтырга каршы түгел, тик ул малай булачак, ­дигән чаклары бар иде. Хәзер 35тән соң теләк кимеде. Әле моннан биш ел элек кенә тәгаен өченче бала алып кайту теләге бар иде барын. Бу бит бездән генә тормый, ­Ходай ничек кушкан бит, – ди Рөстәм.
Ничек кенә булмасын, Гайзуллиннар гаиләсенә иминлек һәм сәламәтлек теләп калабыз!

Кылган гамәлләре өчен малайларга кайвакыт әйбәт кенә эләгергә мөмкин. Башка «һава торышы» булса, шундый ук гамәлгә хәтта дәшми дә калырга мөмкинмен. Әмма әти кеше буларак, минем җыелып килә. Бер кисәтү, ике кисәтү… аннан бер вулкан атып ала да, малайлар да тынычлана, мин дә.

Автор – Лилия Локманова;
Чыганак – “Шәһри Казан”

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kholkym-ava-toryshy-vulkan-ata-da-tynychlanam