90 СЕЗОН

Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Кадерле хатын-кызлар! Әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр
телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.
Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл
бәйрәмнәрнең берсе. Ул сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет
нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.