90 СЕЗОН

Яңалыклар

Укытучылар көне!

Укытучылар көне уңаеннан К.Тинчурин театры 9 нчы октябрьдә, Казан мәктәпләре мөгаллимнәренә “Кияү урлау” спектаклен тәкъдим итте. Театр белән укытучылар арасындагы дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки мәгърифәт утын тарату – безнең уртак максатыбыз. Сүз уңаеннан, бу сезонда театр укытучыларга искиткеч бүләк –  2021 нче елның 31 декабренә кадәр күңелләренә хуш килгән спектакльләрен театрга килеп бушлай карау мөмкинлеген тудыра. Ә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрле тамашачыларыбыз исә яңа сезонның барлык спектакльләрен “Пушкин картасы” буенча тамаша кыла ала.
Хөрмәтле мөгаллимнәребез һәм укучыларыбыз, Сезне театрыбызда көтеп калабыз!
Уртак максатыбызга бергәләп атлыйк!