90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Тинчурин театры+” һәм Татар китабы йорты

6 нчы март Татар китабы йортында, “Тинчурин театры+” проекты кысаларында, “Карурман” олылар өчен беренче фэнтези-спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Тинчурин театры директоры – Фәнис Мөсәгыйтов; куючы режиссер – Резеда Гарипова; артистлар – Нуретдин Нәҗмиев, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина, Луиза Янсуар һәм Александра Мостафина (“JUNA” төркеме) катнашты.