90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Халыкара Театр көнендә тамашачыларын чәй белән сыйлады (“Татар-Информ”, 30.03.19, автор — Зилә Мөбәрәкшина)

Тинчурин театры Халыкара театр көнендә тамашачыларын чәй белән сыйлады

Театр буйлап сәяхәт спектакль башланганчы оештырылды.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын чәй белән сыйлады. Театр музее мөдире Розалия Чабатова әлеге чараны Халыкара театр көне уңаеннан оештырылганын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларга экскурсия дә оештырылды.

Халыкны керү ягыннан ук полиция хезмәткәре булып киенгән актер Ирек Хафизов, чишенү бүлмәсендә актерлар Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров каршы алды. Театрның икенче катында исә актрисалар Ләлә Миңнуллина, Әлфия Хәсәнова һәм Миләүшә Нәҗмиева самавырда кайнаган чәйләр белән сыйлады.

“Театр көне уңаеннан оештырылган тамаша һәр кешегә кызыклы булып тоелгандыр дип уйлыйм. Бу – тамашачыны безгә тагын бер кат якынайта, артистларыбыз белән сәхнә аша гына түгел, ә якыннан да танышуга, аралашуга бер сәбәп булып тора”, — диде музей мөдире.

Соңыннан Хуҗа Насретдин ролендә Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин төрле кызык хәлләр турында сөйләде. Теләгән кеше фойеда оркестр уйнаган музыкага кушылып биеде. Кичә “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән дәвам итте.

30 март 2019, 13:38 , Фото: Владимир Васильев

Автор — Зилә Мөбәрәкшина

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/30/183586/