90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры урамда спектакльләр күрсәтә башлый (Чыганак – “Ватаным Татарстан”)

– Ачык һавада спектакль күрсәтү – бүген иң куркынычсыз чараларның берсе. Тамашачыны билет сатучылар каршы ала, температурасын үлчи, битлек һәм перчаткалар тәкъдим ителә. Һәрбер урындыкның урыны билгеле, тамашачы арасында куркынычсыз ара сакланылган. Тәнәфес вакытында җәйге кафе да эшләп торачак.

Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, урамдагы тамаша урыны 100 кешегә исәпләнгән. Сәхнә урыны да, утыра торган зона да бөркәнгечләр белән капланган.
Әйтергә кирәк, тинчуринлылыр ачык һавада эшләү тәкъдиме белән чыккан беренче театр. Алар аны даими итәргә җыена.
– Һава торышы никадәр мөмкинлек бирә, шулкадәр эшләргә җыенабыз. Төнге тамашалар оештырырга да исәп бар, – ди Фәнис Мөсәгыйтов.
Спектакльләр 19:00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 300 сумнан 800 сумга кадәр.

Чыганак – “Ватаным Татарстан”,

https://vatantat.ru/2020/07/29664/