90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләфнең ел ашын уздырды (Автор: Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак «Татар-информ»)

Бүген Тинчурин театры биредә 40 ел уйнаган актриса Тәслимә Хәләфне искә алып, аның ел ашын уздырды. Актрисаның сәхнәдәшләре, укучылары һәм дуслары Театр музеенда җыелып истәлекләр яңарттылар.

Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Тамашачы аны Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Туфан Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига рольләре аша хәтерли.

Ахирәт дустын искә алырга күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинова килгән иде. Тәслимә Фәйзуллина аның китабы буенча “Утка очкан күбәләк” инсценировкасын язган булган. “Ул аны театрда куйдыртасы килеп бик өзгәләнде – тик куелмый калды. Тәслимә бик горур иде, туры иде. Театрда аны яратмаучылар да булды. Кичерегез сез аны”, – диде ул.

Тәслимә Фәйзуллина Казан театр училищесында драма артистлары төркеме җыеп, аларны бер генә ел укытып кала. Хәзер аның төркемен укучысы Раил Мөхетдинов укыта. “Соңгы көннәрендә мине чакырып алды да, ул җыйган төркемне чыгарып бетерүемне сорады. Мин ул терелгәнче генә ризалашкан идем”, – диде аның укучысы Раил Мөхетдинов. Искә алу мәҗлесендә догаларны да ул укыды.

Укучылары Гөлчәчәк Хафизова белән Гүзәл Гайнуллина да үз педагогларын яратып искә алдылар. Ул аларга актерлык осталыгын гына түгел, ашарга пешерергә, хәтта бала табарга дө өйрәткән. “Бала тапкач беренче шалтыраткан кешебез дә, күчтәнәчләр белән килүче дә Тәслимә апабыз иде”, – диде алар.

“Тәслимә Фәйзуллинаның ул Булат белән аралашып торабыз. Алар хатыны белән биш бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта булат Төркиядә эшли. Ел ашын аның булышлыгы һәм театр тырышлыгы белән уздырыла”, – диде кичәне алып баручы Музей мөдире Розалия Чабатова. Аннары искә алу кичәсе ел ашы мәҗлесе буларак дәвам итте.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова, Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195315/

021