90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры сәхнәсендә Б.Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.)

Тинчурин театры сәхнәсендә төрки халыкларының XIV “НӘҮРҮЗ” Халыкара театр фестивале кысаларында Б. Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.)

2 июнь, 12:00 сәгатьтә

“ТАШКЫН” спектакле

Жанры — трагедия

Авторы — Тунҗәр Җуҗәноглу

Режиссер, музыкаль бизәлеш — Эльвира Ибраһимова

Рәссамы — Юлдаш Нурмәтов

Режиссер ярдәмчесе — Гөлмира Ташматова

Яшь чикләве — 16+
Көнчыгыш Анатолиядә, һәр ягын таулар әйләндереп алган бер авылда, кешеләр кычкырып сөйләшә дә, шаркылдап көлә дә алмыйлар, чөнки тавыш дулкыннарыннан таудан кар ташкыны ишелергә мөмкин.
Иң кызыгы шунда, кар ташкыны ишелү куркынычы биредә ел саен тугыз ай дәвам итә. Елның өч аенда гына монда яшәүчеләр кычкыра, мылтыктан ата, туйлар уздыра, бала таба алалар…
Ташкын – табигать күренеше генә түгел… Бәлки ул безнең аңыбызда курку хисе яралудыр… Ә инде әлеге куркуны җиңү – үз-үзеңне табу, җанда Яктылык һәм Өмет туу дигән сүз.

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/

0a3d6b59-61c0-4b7f-88c9-1dc2793c9145-1-1024x678  3a72da17-7fbf-416e-964c-fa71e48d5a59-1024x678 5