90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры сезонның чираттагы премьерасын тәкъдим итте

12 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Карурман” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Бу Кәрим Тинчурин театрының 86 нчы сезонның бишенче премьерасы. Спектакльне сәхнәгә режиссер – Резеда Гарипова куйды. Рәссамы – Илшат Вилданов. Композиторы һәм аранжировка авторлары – JUNA төркеме. Ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов.
Мифларның яңача укылышын тәэмин иткән әлеге спектакль татар сәхнәсендә куелган олылар өчен беренче фэнтези. Ул тамашачылар һәм республикабызның билгеле шәхесләре тарафыннан яратып кабул ителде. Спектакльдә катнашучы артистлар көчле алкышларга күмелде.