90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры коллективы Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевны, видеоролик әзерләп, 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Тинчуриннар видеокотлауда Минтимер Шәймиевка озын гомер, корычтай нык сәламәтлек теләп, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә. Шулай ук Тинчурин театрының яңа премьераларына көтеп кала.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге