90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры журналистларны котлады

Бүген, 24 нче декабрь, “Һәлакәткә бер адым” спектакле премьерасы алдыннан, Тинчурин театры үзенең кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашкан дусларын – Республикабызның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Театр тормышын даими яктырткан, театрның һәм хезмәткәрләрнең имиджын үстерүгә саллы хезмәт керткән журналистларга театрның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.