90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Театр атналыгы” ачылышында катнашты

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Театр атналыгы – 2022″ иҗади проектының ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов катнашты. Әлеге проектны Бөтендөнья Театр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты оештыра. Ул 28 мартка кадәр дәвам итә.

Проектның максаты – балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру. Ачылу тантанасында төрле театр җитәкчеләре, танылган артистлар, институтның ректоры, театр сәнгатенә зур өлеш керткән дәрәҗәле кешеләр катнашты, әлеге уку йортында хореография, вокал, актёрлык осталыгына укучы студентлар чыгыш ясады.

Институтның фойесында Республикабызның театрлары экспонатлары һәм әдәби китаплар күргәзмәсе үтте. Күргәзмәне оештыруда Тинчурин театры музее җитәкчесе Розалия Чабатова да актив катнашты.

Атна дәвамында режиссура, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хәрәкәтләре буенча театраль иҗат кафедрасы укытучылары тарафыннан мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук проект кысаларында Казан мәдәният институты студентларының чыгарылыш һәм курс спектакльләре күрсәтеләчәк.

24 март 10.00 сәгатьтә театр педагогикасы буенча тәҗрибәләр бүлешү максатыннан «Театр сәнгатен үстерүнең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы булачак. 25 март 15.00 сәгатьтә чакырылган мөхтәрәм кунаклар өчен КазГИКта театраль иҗат кафедрасы студентлары тарафыннан «Театр көне» дип исемләнгән театральләштерелгән чара тәкъдим итәчәк, дип яза «Идел” журналы.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Театр атналыгы” ачылышында катнашты Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Театр атналыгы” ачылышында катнашты
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Театр атналыгы” ачылышында катнашты Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Театр атналыгы” ачылышында катнашты