90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры “Бәкер” санаториясендә кунакта

16 сентябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Бәкер” санаториясендә ял итүчеләргә Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Алай түгел, болай ул” спектаклен тәкъдим итте. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен “Бәкер” санаториясе коллективына һәм ял итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.