90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Арча педагогика көллиятендә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте

Тинчурин театрының «Гомер буе сине көтәм» спектаклен Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең студентларына күрсәтү Татарстандагы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясау кысаларында оештырылды. Спектакль 16 декабрьдә күрсәтелде.

“Гомер буе сине көтәм” тамашасы зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль караган студентлар артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды.

«Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы. Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит! Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә. Спектакльнең премьерасы 2018 елның 22 маенда булды.

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге