90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр

21 март – халыкара Даун синдромлы кешеләр көнендә “Могҗиза” студиясендә Елизавета Чурикова чыгышы булып узды.

Даун көненә багышланган чарада сәламәтлекләре чикле балалар белән аларның гадәти яшьтәшләре дә катнашты. Елизавета Чурикова чыгышы сәламәтлекләре чикле балаларның төрле яктан үсәргә мөмкинлекләре булуын тагын бер кат раслады.

Исегезгә төшерәбез, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.

“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин.

Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова. К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр
Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясендә Даун көнен тамаша белән билгеләделәр