90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрыннан мастер-класс

1-10 нчы декабрь ТРда традицион инвалидлар декадасы уза. Шул уңайдан, 8 нче декабрь, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, Тинчурин театры кызыклы чара уздырды. Театр гримерлары Фәйзетдинова Кадрия һәм Зәйнетдинова Энҗе Дәрвишләр бистәсендәге балалар-интернат йортында тәрбияләнүчеләргә мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Соңыннан кунакларыбызга, театр кафесында чәй эчкәннән соң, Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” спектакле карадылар.