90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Һәлакәткә бер адым” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив күренекле татар драматургы Зөлфәт Хәкимнең “Һәлакәткә бер адым” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Спектакльнең премьерасы 24 һәм 25 нче декабрьдә булачак.