90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Театр артистларына һәм күп еллар дәвамында театрыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан театр хезмәткәрләренә багышланган әлеге чара үзгә җылы атмосферада үтте. Бай табын, матур тамаша, җылы сөйләшүләр безнең кунакларыбызның күңелләренә хуш килде. Сезнең бай тәҗрибәгез һәм саллы киңәшләрегез безгә һәрчак кирәк! Рәхмәт сезгә!!!