90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында квест узды

18 нче октябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның Авиатөзелеш районы “М.Җәлил исемендәге №26 нчы номерлы Лицей” һәм Совет районы “Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге №121 нче Лицей” укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында квест уздырылды. Укучылар өч командага бүленеп, грим ясау, бутафория һәм сәхнә осталыгы буенча театрыбызның әйдәп баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм шулай ук Кадрия Фәйзетдинова, Әлфия Вәлиева һәм Юля Выборновадан дәресләр алды. Укучылар барлык мастер-классларда булганнан соң, укытучылары – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллинага үзләренең фикерләре белән дә бүлештеләр.
Тинчурин театры балаларда театр сәнгатенә мәхәббәтне төрле кызыклы мастер-класс һәм экскурсияләр аша да уятырга омтыла. Әлеге чара нәкъ шул уңайдан оештырылды һәм, һичшиксез, куйган максатыбызга ирештек. Балаларның бик теләп мастер-классларда катнашуы, канәгать елмаюлар моның ачык мисалы булып тора.

0fab72f5-f1ca-4138-9168-8199af60120d 06d1dc63-2050-49d9-b786-434adde9e17e 7fcdea99-fbbc-4b9c-a98c-3439f1a6c774 232d96e0-c0ee-4ad4-bbee-72cb16c312c9 1844123e-377a-4f85-91d7-5a32437edf86 ad7c5a32-2bf5-446e-a91a-522fa8708a55 d2733a09-1450-4f51-8279-9152aaa43f44 e6620535-f50f-4b9e-8321-f1be21eff533 ea3dee61-d54d-4394-a920-823242ff828f f221b619-3a8d-40ba-9bc8-10ce5e33793b