92 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА

Тинчурин театры 2026 нчы елның беренче премьерасын – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итте. Инсценировка авторы һәм режиссер – Айдар Җаббаров.

Медиашәхесләр спектакльне күреп өлгерде, аларның фикерләрен Сезгә җиткерергә ашыгабыз. 

Интертат

Рузилә Мөхәммәтова,журналист

Хәтта программага да шулай дип язып куелган – 1 сәгать 40 минут бара, диелгән. Әмма Айдар сүзендә тормады, һәм без моңа бик шат. Һәрхәлдә, зарланган һәм карап бетермичә чыгып киткән кеше күрмәдем. «Коры сөяккә» калдырсаң, сюжетын 2,5 җөмләгә сыйдырырлык повестьтан ике сәгать ярымлык шәп спектакль карадык…..

Айдар Җаббаров төп сюжетка әлләни үзгәреш кертмәгән. Заманча театраль алымнар белән матур мәхәббәт тә сурәтләнгән, производство өлеше дә бар – шоферлар прицеплар турында фикерләшәләр. Мәхәббәт турындагы спектакльдән ирләр рухы бөркелеп тора. Бу – хатын-кыз образлары аз булудан гына да түгел (алар өчәү генә). Спектакльдә без чын ирләр күрәбез, мужиклар, диик инде. Алар төрлесе төрлечә – Алибек (Илфак Хафизов) кебек гел яхшысы да, Җантай (Айдар Фәтхерахманов) кебек гел начары да, карты да, яше дә бар. Һәрберсенә тукталып тормыйча гына әйтәм: артистлар гаҗәеп матур ансамбль тудыра алдылар.

BARON

Альберт Шакиров, журналист

Декорация, визуаль эффектлар, музыка, артистлар турында аерым язмыйм, чөнки видеода бер әйттем инде. Барысы да үз урынында һәм тиешле дәрәҗәдә уйланылган спектакль файдасына эши. Хәдичәне уйнаган Диләрә Фәттахова да шактый басынкы биредә (башка вакытта кычкырып уйный торган рольләренә туры килә идем), Байтимерны уйнаучы Рөстәм Гайзуллин гомумән комментарийлардан өстен, Алибәк –  Илфак Хафизов бигрәк үзе сымак дөрес, намуслы кеше, Җантайга Айдар Фәтхрамановтан да яхшырак туры килүче кешене күз алдына китерү читен – сәхнәдәге хәрәкәтенә кадәр саран. Югалып кала торган рольләр юк: укый белмәүче эчкерсез шофёр Салават Хәбибуллин да, Әсәлнең әнисе дә, кода белән җитәкче рольләрен бик кызык итеп алып баручы Илгизәр Хәсәнов, карт шофёр Рамил Минханов колорит биреп тора. Рамил әфәндене бөтенләй танымадым (шул булгандыр инде ул?) кайдан таптылар икән шундый карт яңа артист дип уйлап утырдым беренче чыгуларында. Менә шушы ансамбль (бу очракта аеруча урынлы сүз) буш сәхнәдә тулы дөнья ясый. Афәриннән башка сүзем юк.

Изумительно КЗК

Рәмис Латыйпов, журналист

Айдар Җаббаров музыка белән шәп эшли инде! Шундый музыка сайлап ала ул – спектакль буе тамашачыны киеренкелектә тота. “Рәшә” спектаклендә дә шулай – матур күренешләр, мәхәббәт, әмма сизеп торасың – моның азагы “яхшылык берлән” бетмәячәк.

Бизәлеш үзе бер дөнья. Мин үзем кирәксә-кирәкмәсә караңгы сәхнә белән мавыгуны яратмыйм. Замана шаукымы, мода дип уйлыйм. Менә бу спектакльдә сәхнә караңгы, әмма монда нәкъ шулай кирәк сыман. Ильясның бертөрле тормышын бизәп ак бәхет сыман ак күлмәкле Әсәл һәм аның кызыл яулыгы килеп керә. Караңгы сәхнәдәге бердәнбер күзгә ташланырдай элемент берзаман шул кызыл яулык сыман гына тоела башлый. Аннары кызыл яулык Ильяс тормышыннан чыгып китә һәм ул аның хыялында гына кала. Соңгы кадр: ялгызы калган Ильяс һәм инде аның хыялында гына калган кызыл яулыклы, ак күлмәкле Әсәл. Шәп. Алкышлар.

Татарский уголок мыслей

Ләйсән Сафина, журналист

Иң көчлесе – Байтимер (Рөстәм Гайзуллин) монологы. Бөтен әсәрнең тирәнлеге, мәгънәсе шушы монологта. Әсәл Байтимернең юлына очрый. Кулында кечкенә малае. Ә Байтимер заманында гаиләсен югалткан. Хатыны һәм ике кызы лавина астында калганнар, ул аларны юксынып яши. Әсәл белән Ильясның уллары Байтимергә “ӘТИ” дип дәшә. Байтимер дә малайны ярата, кулыннан төшерми, аңа “таем” дип кенә тора. Шуннан Байтимер Әсәл белән кушылып китәләр…. Тагын бер шәп премьерагыз белән, Тинчуриннар!

Сөембикә

Чулпан Галиәхмәтова, журналист

Тинчурин театры яңа сулыш алганнан соң дүртенче премьерасын чыгарды. Баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Ак яулыклы язмышым» әсәренә инсценировка язып, сәхнәләштерде. Театрның премьера узганнан соң матур традициясе барлыкка килде: спектакльне караган журналист, блогерларны җыеп, иртәнге чәй артында сөйләшәләр. Айдар Җаббаров, журналист халкы никадәр озак, кинәнеп сөйләвенә карамастан, барысын да сабыр итеп тыңлап, бәлки кызыклы фикерләрне мыегына чорнап та утырадыр.

Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА