90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде

Алмаз Нургалиев февраль аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров турында нәфис фильм төшерә башлаган. Анда Әзһәр ага үзе, Тинчурин театрыннан Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина катнаша, Башкортстаннан «Нур» театрыннан Айнур Баянов киләчәк. Калган артистлар исә телевидение аша танылып өлгермәгән әле. Тулы метрлы, бер серияле әлеге фильм киләсе елның февралендә әзер булыр дип көтелә.

Утыздан артык локациядә төшерәчәкләр. Күпчелек Кукмарада, Минзәлә, Мамадышта да булачаклар. Камал театрында төшергәннәр, бүген Тинчуринда эшләделәр. Вакыйгалар төрле чорларда сурәтләнелә – 40 еллардан алып 70 елларга кадәр, диде режиссер. Сценарийның авторы Алмаз Нургалиев үзе. Әзһәр ага турында китапка нигезләнеп, үзе белән әңгәмәләр уздырганнан соң утырып язган. Кинокартинаның исеме әлегә билгеле түгел икән. Төшерү төркеменә уңышлар телибез!

Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде
Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде Тинчурин театрында нәфис фильм төшерелде