90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Бүген, 4 нче декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә ТРсы Премьер министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шайхразиев, ТРсы Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, “Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов; ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин; күренекле театр артистлары Зөфәр Харисов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин һәм даһи артистканың бихисап тамашачылары, хезмәттәшләре, якыннары, дин әһелләре катнашты. Яраткан артисткабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.