90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында беренче татарча фэнтези тәкъдим иттеләр (Автор – Чулпан Гарифуллина, Чыганак — «Ватаным Татарстан»)

12 мартта Тинчурин театры сәхнәсендә “Карурман” спектакле куелды. Ул узган елның декабрендә эскиз буларак тәкъдим ителгән иде. Пьесаның авторлары – “Татар китабы йорты” җитәкчесе, шагыйрә Луиза Янсуар һәм Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова.

Спектакльдә Тинчурин театры артистлары, Казан театр көллияте студентлары катнашты. Музыкаль бизәлеш өчен JUNA музыкаль төркеме һәм Зәринә Вилданова җаваплы иде. Тамашачының берничәсе спектакльне шушы музыка тәэсирендә карарга җиңел дип белдерде.

Беренче карашка “Карурман”ны “Игры Престолов”, “Викинги“ сериаллары, Подземелье драконов” фильмына охшатырга мөмкин. Татарча фэнтэзида авторлар тамырлардан аерылып, “яңа дөнья” төзергә мөмкинме, сайлау алдында калганда нишләргә, үзеңне беләсеңме дигән соруларга җавап эзли.

Премьерадан соң әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов “ВТ” хәбәрчесе белән спектакль турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Мин спектакльне кабул иттем, ул оешкан. Игътибар итсәң, аның исеме үк үз эченә берничә мәгънәне ала. Мәсәлән, кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәте, дисеңме, кешеләрнең бер-берләреннән читләшүе, дисеңме. Борынгылык аша режиссер бүгенгебезне аңларга омтыла, – диде ул. – Әсәрдә: “Син кем? Без кем?” сораулары куела. Шуның белән ул безнең бүгенгебезгә ишарә ясый түгелме? Яшәешне барыбер ярату коткара дигәнрәк гаҗәеп мөһим идея да алга сөрелә.

Аның фикеренчә, әлегә тамашачы спектакльне бөтен катлаулыгында, мәгънәсендә кабул итмәсә дә, битараф калучылар булмаячак.

Әлфәт Закирҗанов әсәрнең тексты белән танышырга теләвен дә әйтте. “Текстны уку әсәрнең телен аңларга ярдәм итәчәк. Спектакльнең теленә килгәндә, авторлар тамаша алдыннан глоссарий (сүзлекчә) тәкъдим итеп дөрес эшләгән. Ник дигәндә, борынгы чорларны тасвирлагада шул заман сүзләре кулланыла, алардан качып булмый”, – диде ул.

“Карурман”нан цитаталар:

“Үткәнне белми торып, бүгенгене аңлый алырбызмы? Киләчәкне ничек төзергә икәнен дә?”

“Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Дөнья тигез, имин иде ул чакта”

“Кешеләр дөньяны артык катлауландыра”

Автор – Чулпан Гарифуллина;

Чыганак — «Ватаным Татарстан»

https://vatantat.ru/2020/03/tinchurin-teatrynda-berenche-tatarcha-fentezi-t%d3%99kdim-ittel%d3%99r-video/