90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында балалар өчен “Асылкош” спектакле куела

 

Кәрим Тинчурин театры нәни тамашачыларга зур күчтәнәч – “Асылкош” музыкаль әкиятен әзерли.

“Асылкош” спектаклен 22-26, 28, 29 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә карап булачак.

Тамаша алдыннан балалар өчен Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел чыршысы янында әйлән-бәйлән уеннары уздырачак.

Автор – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Туфан Имаметдинов, костюмнар буенча рәссам – Алия Гайнуллина, композитор – Зөлфия Рәүпова, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, редакция, оркестровка, музыка җитәкчесе һәм дирижер – Ильяс Камал, сәхнә сугышы – Илнур Гарифуллин, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров, концертмейстер – Евгения Малетина.

Спектакльдә рольләрне башкаралар: Ирек Хафизов, Рамил Минханов, Зөлфия Вәлиева, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Илнур Байназаров, Артем Пискунов, Айсылу Мөсәлләмова, Зөлфәт Закиров, Альбина Гашигуллина, Фәрһад Мөхәммәтҗанов, Венера Низамова, Әдилә Хәсәнова, Алмаз Муллаянов.

Спектакль турында:

Татар әкиятләрендә көчлеләр түгел, ә зирәкләр һәм тапкырлар өстен чыга. «Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде.

Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли. Анда татар мәдәнияте өчен кыйммәтле бар нәрсәләр – китаплар, тылсымлы кошлар, Аҗдаһа, Шүрәле, Су анасы да бар. Бу һәр кешенең дә, һичшиксез, үз юлын, үз бәхетен табуы турындагы лирик хикәят.