90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды

К.Тинчурин артистлары Казан шәһәре 6-нчы гимназиясендә уңышлы эшләп килгән “Манзара” театр студиясенең 6 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Истәлекле дата уңаеннан, “Манзара” студиясендә катнашучы укучылар Туфан Миңнуллинның “Азат” әсәрен күрсәтте. Мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм килгән кунаклар “Манзара” студиясе спектаклен югары бәяләде.

Бәйрәмдә Тинчурин театры артистлары – Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Миләүшә Нәҗмиева, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин чакырулы иде.

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов сүзләренчә, “Манзара” студиясенең, гомумән 6-нчы гимназиянең, Тинчурин театры белән элемтәдә торуы, хезмәттәшлек итүе бик уңай күренеш. Театр алга таба да “Манзара”лар белән хезмәттәшлек итәчәк.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды
Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды Тинчурин артистлары “Манзара” студиясе премьерасында булды