90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде

26 апрельда Казанда сәгатьтә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивале башланды. Тинчурин театры актерлары Гөлназ Нәүмәтова белән Салават Хәбибуллин фестивальда катнашучыларга актерлык осталыгыннан, платикадан мастер-класс уздырды.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивален Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «АК БАРС ЯҢАРЫШ» Хәйрия фонды белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үткәрә.

Фестивальнең төп максаты – мәдәният ярдәмендә сәламәтлекләре чикле балаларда белем алуга һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү. 28 апрель көнне яшь артистлар Тинчурин театры актерлары белән очрашып, сәхнә серләренә ныграк төшенәчәк. Шулай ук фестивальгның йомгаклау тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Фестивальда Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе дә спектакль күрсәтәчәк. Алар Илфак Хафизовның “Миһербанлык” тамашасын тәкъдим итә.

«Ныклы гаилә» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы фестивальне оештыруда ярдәм күрсәтә.

Чараның гала-фестивале 28 апрель, 09.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрында узачак.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде Тинчурин актерлары «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестивалендә катнашучыларга мастер-класс үткәрде