90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Ә. Еникигә багышланган очрашуда катнашты

25 апрельдә Муса Җәлил музей-фатирында халык язучысы Әмирхан Еникигә багышланган «Кешеләр һәм язмышлар…» дип исемләнгән очрашу узды. Иҗади очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова һәм музей мөдире Розалия Чабатова катнашты. Әлфия Хәсәнова Әмирхан Еники әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле турында таныштырды, үзе башкарган өлкән Гөләндәм образы турында сөйләде, өзекләр дә башкарды. Розалия ханым театрыбыз тарихында Әмирхан Еники иҗатына икенче тапкыр мөрәҗәгать итүне ассызыклап үтте. Беренчесе – 1987 нче елда “Куркам мин бу бәхеттән” спектакле. Режиссёры – Празат Исәнбәт, инсценировка авторлары Наил Шәйхетдинов һәм Марсель Җаббаров, талантлы артистларыбыз Исламия Мәхмүтова, Тәслимә Фәйзуллина, Роза Хәбибрахманова һ.б уйнаган. Бу спектакль озак еллар дәвамында Тинчурин театры сәхнәсендә куела, Ташкент каласында гастрольләрдә дә була. Шулай ук Розалия ханым сезон премьерасы “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектакле турында да сөйләде, килгән кунакларны спектаклебезгә чакырып калды.

3914f43b-78a6-4e01-99db-4b634d0e9dad