90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры ТР Милли музей филиалы Казан Кремлендәге “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасында кунакта

15 нче апрель Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиева ТР Милли музей филиалы Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында теркәлгән “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашуда булды. 2019 ел –  Театр елы уңаеннан үткәрелгән чарада Миләүшә ханым килгән кунакларны үзенең иҗат юлы белән таныштырып узды, шулай ук ветераннар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Әлеге җылы һәм матур очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.

rZ6cLqDTx80

fB5XNFyp-Uw N_feVVSSnWQ RNQdcInBxjU w0LqojIFOq4 XXoEYvnvMZ8 ZfbwdN3XMxc