90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар театр көнен Гаилә көне итеп үткәрәчәк

27 март – Халыкара театр көнендә Кәрим Тинчурин театрында Гаилә бәйрәме уза.

Бу көнне әти-әниләр балалары белән “Асылкош” спектаклен карый ала. Бу тамаша балаларга да, олыларга да кызыклы. Театр көне уңаеннан Тинчуриннар әти-әниләргә зур акция да оештыра.

“Асылкош” спектакленә бер билет алган очракта икенче билет бүләк итеп бирелә. Моның өчен театр кассасына (Горький урамы, 13) килергә кирәк. Тинчурин театрындагы Гаилә бәйрәмендә дизайнер Наҗия Галимова студиясендә мастер-классларда да катнашып булачак. Шулай ук театр музеенда экскурсия оештырыла.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуриннар театр көнен Гаилә көне итеп үткәрәчәк
Тинчуриннар театр көнен Гаилә көне итеп үткәрәчәк