90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Лениногорск районында кунакта

5 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Лениногорск районы Мәдәният йортында “Алтын көз” спектаклен тәкъдим итте. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гастролебез залда утыручы барлык олы буын вәкилләре өчен дә бәйрәм бүләге булды. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Лениногорск районы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләсе очрашуларга кадәр!!!