90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды!

15 нче сентябрь, традиция буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды. Быел күренекле драматург, актер һәм режиссерның тууына 133 ел.
Чараны театрның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев бөек әдип белән бәйле фикерләрен уртаклашты. Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылынды.