90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Кукмара районында кунакта 

5 нче февраль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Кукмара районы Мәдәният йортында “Күрәсем килгән иде…” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың якты истәлегенә багышланды. Кукмара районы халкына җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре, алкышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.