90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Балтач районында кунакта

19 нчы октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Балтач районы Мәдәният йортында “Мәхәббәт баскычы” спектаклен тәкъдим итте. Балтач муниципаль районы Мәдәният йорты директоры Раил Рәфис улы Садыйков барлык райондашлар исеменнән театр коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваны күркәм юбилее белән котлады. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Балтач халкына без дә, үз чиратыбызда, зур рәхмәтебезне белдерәбез.