90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Апас районында кунакта

2 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Апас районы Мәдәният йортында “Беренче мәхәббәт” спектаклен тәкъдим итте. Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәсип улы Мингазиев барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваны якташлары якынлашып килүче күркәм юбилее белән котладылар. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Апас халкына без дә, үз чиратыбызда, зур рәхмәтебезне белдерәбез.