90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринда тиздән “Карурман” премьерасы (Автор – Айзилә Сабирова, Чыганак – “Казан Утлары”)

«Театр – милләтебезнең олы хәзинәсе, данлыклы үткәне» дип сөйләргә бик ярата инде безнең халык. Ә бит, чыннан да, театрларыбыз яңадан яңа репертуар белән куандырып торалар. Күңелең ни тели: комедия, драма, монодрама… Әмма фэнтези жанры, кызганыч,татар театры сәхнәләрендә очрамый иде. Ләкин болай дип үткәннәр турында гына әйтергә калачак, чөнки 12, 13 мартта Тинчурин сәхнәсендә беренче фэнтези – «Карурман» спектакле куела.

2019 елның 2 нче декабрендә Габдулла Карив исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Калеб» проекты буларак дөнья күргән «Карурман» пьеса эскизы тулы канлы спектакльгә әйләнде. Ул чакта спектакльдән соң фикер алышу узды. «Киләчәктә әлеге спектакль кайсы да булса театр сәхнәсе өчен кирәкле дип табылса, без бик шат булыр идек», – дигән иделәр экскизның авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Өч ай дигәндә, «Карурман» Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына репертуарга алынды. Жанры – татар сәхнәсендә олылар өчен беренче фэнтези.

«Татар дөньясына беренче фэнтези жанрындагы спектакль шундый зур масштаблар алыр дип һич уйламаган иде. Шәхсән үзем өчен, бу бик кызыклы, чөнки вакыйгаларга «ялгыш кына» килеп керүче образлар юк, һәрберсенең үз тарихы, максаты. Премьерадан кала, спектакльнең гомере озын булсын иде, чөнки ул бик җитди. Кеше театрга ял итәр өчен генә түгел,үз тарихы өчен уйланырга да килсен иде», – дип белдерде актер Гүзәл Галиуллина.

«Карурман»ның Тинчурин театрындагы премьерасы 12 нче һәм 13 нче март көннәрендә 18:30да булачак, яшь чикләве – 16+. Әлеге спекталь гомерле булып, татар театрының битләренә уелып калырмы яисә, киресенчә, бер тапкыр яңгырап киткән, әмма шулай ук эзен калдырмыйча, сүнерме – барысын да тамашачы үзе хәл итәчәк.

Автор – Айзилә Сабирова;
Чыганак – “Казан Утлары”

http://kazanutlary.ru/news/publitsistika/tinchurinda-tizdn-karurman-premerasy