90 СЕЗОН

Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтов белән әңгәмә

Tatfolk/Татфолк проектының “Милли кунакханә”  сәхифәсе студиясенә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов чакырулы.

20 елдан артык җитәкче вазыйфасында хезмәт итүче, “Иң яхшы җитәкче”, “Ел иганәчесе” титулларына берничә тапкыр ия булган Фәнис Мөсәгыйтов белән әңгәмәне  1 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә проектның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемендә туры эфирда карап булачак.