90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр рәссамы Петр Баландинның тууына 95 яшь!

19 нчы август, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның элеккеге баш рәссамы Петр Александр улы Баландинның туган көне. Әгәр исән булса, аңа бүген 95 яшь тулган булыр иде.
П.А. Баландин 1925 нче елда Балык Бистәсе районының Бәтке авылында туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1950-1985 нче елларда театрның баш рәссамы вазыйфасын башкара.
30 елдан артык иҗат дәверендә П.Баландин йөзгә якын спектакльнең сәхнә бизәлешен тәэмин итә. Шулар арасында Т. Гыйззәт һәм Җ.Фәйзинең «Башмагым», Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», М. Горькийның «Мещаннар», И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан», М. Кәримнең «Айгөл иле», Ш.Зәйнинең «Уеннан уймак», М. Гафуриның «Кара йөзләр» һ.б. спектакльләр бар.
Шул уңайдан, театрыбызда күренекле рәссам П.А. Баландинның төрле спектакльләргә ясаган эскизлары урын алды.