90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрга еллык абонемент!

Безнең өчен иң яхшы бүләк – ул сез, кадерле тамашачылар! Яңа елда @kamalteatr@kazan_tuz@k_tinchurin_teatri һәм @teatr_g.karieva театрларында без сезне ешрак күрергә телибез, шуңа күрә – театрга еллык абонемент уйнатабыз! Бу – һәр театрның теләсә-кайсы 12 спектакленә 12 чакыру билеты дигән сүз.

Бәйгедә катнашу өчен:
1. @kamalteatr@kazan_tuz@k_tinchurin_teatri@teatr_g.karieva сәхифәләренә язылыгыз.

2. Әлеге яңалык астына “Театрга барасым килә” дип языгыз.

3. Һәр театрның соңгы 5 яңалыгына лайклар куегыз.

Нәтиҗәне яңа ел алдыннан – 31 декабрьдә ясаячакбыз. Җиңүчеләр өчәү булачак. Һәр җиңүче берәр театрга 2 кешелек урын белән абонемент отачак. Һәрберегезгә уңышлар! Якынлашып килүче яңа ел белән!