90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театраль Сабантуй батыры: “Быелгы Сабантуйда беренчелеккә чыгармын дип һич тә уйламаган идем” (автор – Фәнил Нигъмәтҗанов, чыганак – “Шәһри Казан”)

Гадәттә, июнь аенда уза торган театраль Сабантуйны, без – теләчелеләргә, августта уздырырга насыйп булды. Моның җитди сәбәбе дә бар: театраль Сабантуйны ачу тантанасында быел 22-27 август көннәрендә Казанда Worldskills стандартлары буен­ча үткәреләчәк дөнья чемпионатының флагы тәкъдим ителде.

Чемпионатның әләмен театраль Сабантуй мәйданына бизәлгән җигүле атта, быел май аенда Казанда Эшче һөнәрләре буенча үткәрелгән Worldskills Russa – 2019 VII илкүләм чемпио­натында беренче ­урынны яулаган райондашыбыз – Орымширмә авылы егете, Казан авиация институты студенты Айзат Бариев белән иң титуллы яшь көрәшчеләребезнең берсе – быел югары уку йортын тәмамлап районыбызга эшкә кайткан Динар Кәримуллин алып керде. Бихисап чит илләр, җирләр аша үтеп, илебезнең һәм респуб­ликабызның төрле төбәк һәм шәһәрләрендә булып, районыбызга килеп җиткән чемпионат флагына муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан районыбыз гербы куелды, сәләтле егетебез Айзат Бариевка Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Район башлыгы үзе исә чемпионатның сертификатын бик тиздән Worldskills стандартлары буенча үткәреләчәк чемпионатның оештыру комитеты вәкиле Мансур Ярмиев кулыннан кабул итеп алды.

Иң элек бәйрәмдә катнашучыларны районыбыз башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында артистларыбызга зур хөрмәтен һәм мәхәббәтен белдереп: «Теләче җиренә хуш килдегез. Бергә-бергә рәхәтләнеп ял итеп, уен-ярыш­ларда актив катнашып, яңа театраль сезонга көч алып кайтып китегез», – диде. Шулай ук артистларыбызга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова һәм Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та ихлас теләкләрен җиткерде.
Театраль Сабантуйның пролог өлеше районыбыз үзешчәннәре, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килгән театр коллективлары чыгышлары, якташыбыз, халык артисты Рәсим Низамов башкаруындагы «Теләче» җыры белән башланып китеп, рес­публика театрларының парады белән төгәлләнде. Районыбыз халкы да, кунаклар да бик җылы кабул итте үзләрен. Барысы да – без төрле-төрле рольләрдә күреп белгән, яраткан артистлар лабаса! Шуңа да бәйрәм барышында тамашачылар яраткан артистлары белән фоторәсемгә төшеп рәхәтләнде. Театраль Сабантуй да район Сабантуеннан ким булмады. Милли уеннар бер мәйданга сыешып, Сабантуй мәйданында узды. Уртада көрәш өчен келәмдә көрәшче артистлар бил алышса, мәйданның уң ягында таяк тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр, аркан тарттылар…

Сул якта исә көчле артистлар өчен кул көрәше, гер күтәрү кебек ярыш­лар үткәрелде. Икенче мәйданчыкта чиләк-көянтә белән су ташыдылар, агач кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Без сәхнәдән генә күреп белгән актерлар биредә бөтенләй икенче яктан ачылды. Биредә алар якын туганыңа, якын дустыңа әверелә дә куя. Шунысы сөенечле: ­театр артистлары арасында якташларыбыз да байтак. Шуларның берсе – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрында эшләүче якташыбыз Диләрә Кәримуллина капчык киеп йөгерүдә икенче урынга лаек булды.


– Мондагы күңеллелекне, рәхәтлекне сөйләп, аңлатып бетерә торган түгел. Беренчедән, Театраль Сабантуй минем туган ягымда уза, икенчедән, ярышта призлы урынга лаек булдым. Күңелдә хисләр ташкыны… Әлбәттә, артистларны бергә туплаучы, җыйнаучы мондый бәйрәм бик кирәк. Яңа сезон башланыр алдыннан үткәрелүе аеруча кадерле. Якташларыма кайнар сәламнәремне юллыйм. Биредән эшкә зур теләк белән, көч куәт алып кайтып китәбез, – диде ул, куанычлы хисләре белән уртаклашып.

Театраль Сабантуй теләчелеләр күңеленә зур сәнгать бәйрәме булып кереп калачак. Чөнки зур сәхнәдә театр артистлары белән беррәттән, районыбыз үзешчәннәре һәм танылган сәхнә йолдызлары – Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, ИлСаф, Зөлфия Вәлие­ва кебек җырчылар да чыгыш ясады. Халык аларны сәхнәдән генә күреп калмыйча, якыннан аралашты, үзенең яратуын белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде. Бу театраль гаилә җылылыгы аркан тартышу, Бию марафоны кебек бәйге-ярышларда да ачык чагылды.


Әлбәттә, кайсы гына Сабантуйны алма, бәйрәм күрке көрәш санала. Баксаң, актерлар арасында да бер дигәннәре, Теләче көрәшчеләренә каршы торырлыклары бар икән.
Баш батыр исеменә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры актерлары көрәште. Баш батыр исеменә Минзәлә егете Нәфис Гайфуллинны аркасына салып, якташыбыз – Олы Мишә авылы егете Алмаз Фәтхуллин лаек булды. Алмаз, Сәгыйть Гыйниятуллин, Альберт Мөхәммәтовларның көрәш мәктәбен узып, кечкенәдән көрәшеп үскән егет. Күнегүләрне әле дә дәвам итә икән.

– Быелгы Сабантуйда беренчелеккә чыгармын дип һич тә уйламаган идем. Көндәшем дә миңа караганда күпкә яшь һәм авыррак иде. Монысы – икенче җиңүем. Тамашачыларга, якташларыма, хезмәттәшләремә – туган театр коллективына, көрәшчеләргә, көндәшем Нәфис­кә зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, имин тормыш телим, – дип мөрәҗәгать итте ул мәйдандагыларга.

Көрәшче-артистка Татарстан Республиикасы Президенты бүләге – «Лада Вес­та» автомобиленең сертификаты һәм символик бүләк – тәкә тапшырылды. Аны иясенә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды. Моннан тыш, ул «Позис» суыткычына да ия булды. Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән әлегедәй бүләкләргә башка көрәшчеләр белән уен-ярыш­ларда җиңү яулаучылар да лаек булды.

Автор — Фәнил Нигъмәтҗанов

Чыганак: «Шәһри Казан», 20 август 2019 — 13:31

Фото: Татар-информ