Театрыбыз 21 нче февраль – Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Китап бүләк ит» акциясенә старт бирә. Акциядә катнашыр өчен:
- Театрыбызга китап алып кил;
- Аерым спектакльләргә кассадан 5% ташлама белән билет ал.
Акция 21 нче мартка кадәр дәвам итә.
Түбәндәге темалар буенча китаплар кабул ителә:
- Татар театры тарихы
- Театр эшлеклеләре, язучылар, музыкантлар, композиторларның биографияләре һәм тормыш хәлләре
- Татар авторларының пьесалары
- Татар классикасы
- Хәзерге заман татар драматургиясе «
- Шәхесләребез» сериясеннән китаплар
- Татар сәнгате һәм мәдәнияте
- Татар халкы тарихы
- Дастаннар һәм бәетләр
- Мәкальләр һәм әйтемнәр
- Татарларның музыкаль мәдәнияте
- Мөселман халыкларының тарихы һәм мәдәнияте
Китапны театрга алып килер алдыннан, шушы телефонга хәбәр салыгыз 89393817669.