27 ноябрьдә Тинчурин театрында «Театраль квиз»ның икенче сезоны старт алды.
Яңа сезонның беренче чарасы музыкаль темага багышланды.
Уенны Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм театр артисты Илнур Байназаров бәяләде. Чараны Тинчурин театры артисты Айдар Фәтхрахманов һәм Гөлназ Гыймадиева алып барды.
Квизда Казан федераль университеты, Казан медицина көллияте һәм И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары катнашты.
Җиңүчеләргә Тинчурин театры һәм иганәчеләребез — «Мир» кинотеатры, Татар халкының көнкүреш музее һәм «tatposter»дан (татар латиницасында язылган мәгънәле постер, открытка һәм шопперлар) шәп бүләкләр тапшырылды.