90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татар режиссерларын укыту эше Туфан Имаметдиновка тапшырылды

Татарстан шушы араларда Россия театраль сәнгать институты – ГИТИС белән театраль режиссура өлкәсендә милли кадрларны укыту буенча килешү төзиячәк. Әлеге уку йортының ректоры Григорий Заславский күптән түгел Казанга килеп киткән иде, Татарстан президенты белән очрашу вакытында әлеге мәсьәлә дә кузгатылды. Милли театрларыбызда профессиональ режиссерларның булмавы озак еллар буена төп проблемаларның берсе санала. Һәрдаим моны ничек хәл итү юлларын тәкъдим иткән сөйләшүләр булып тора. Татарстан ГИТИСта бер курста 6 режиссер укыта ала: өчесе көндезге бүлектә, өчесе – читтән торып.

Читтән торып белем алучыларның кураторы итеп К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов билгеләнде.Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы шундый карар чыгарган. «Чыннан да, Татарстан режиссерларын ГИТИСта укытачаклар, Казанда әлеге эш Туфан Имаметдиновка йөкләнде. Хәзерге вакытта норматив-хокукый мәсьәләләрне хәл итү буенча әзерлек бара, регламент раслана. Әлеге проектны яңа уку елында тормышка ашыру планлаштырыла», – дип хәбәр итте идарә тармагының матбугат хезмәте.

Чыганак: «БИЗНЕС Online».

Татар режиссерларын укыту эше Туфан Имаметдиновка тапшырылды
Татар режиссерларын укыту эше Туфан Имаметдиновка тапшырылды