90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Татар классик музыкасы җәүһәрләре. Башмагым – 80!»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» концертлар циклының чираттагысын тәкъдим итте. 1 март Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзинең легендар спектакле – «Башмагым» музыкаль комедиясенең беренче куелышына 80 ел булды! Шул уңайдан театрыбызның артистлары, оркестры һәм Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе махсус концерт программасын әзерләде. Әлеге концертта «Башмагым» музыкаль комедиясенең төрле елларда куелган һәм яңгыраган, төрле редакцияләрдә булган спектакльләрдән өзекләр башкарылды.

100 % тере тавыш, яшь һәм талантлы башкаручылар, тере оркестр яңгырашы һәм Җәүдәт Фәйзинең моңлы һәм дәртле көйләрен тамашачылар яратып кабул итте. Концертны Резедә Сәләхова алып барды. Әлфия Җаппарова һәм Татьяна Сафонова кичәдә сәнгать җитәкчесе һәм концертмейстер буларак чыгыш ясады.

«Башмагым – 80!» Ильяс Камал – Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – җитәкчелегендә үткәрелде. Кичәнең хормейстеры – Алия Хәмзина, хореографы – Резедә Муллагалиева. Концертта Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солистлары Илгиз Мөхетдинов, Гүзәл Җиһаншина һәм Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясе солисты Гөлнара Байназарова катнашты. Кичәнең махсус кунагы Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев тамашачыларга матур композицияләр бүләк итте. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да сәхнәнең бизәге булдылар.