90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куйдылар (“Татар-информ”, автор – Айгөл Шәйхлисламова, 21.06.19)

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куйдылар

Артист кабере янына Тинчурин театры артистлары, туганнары, дуслары җыелды.

Бүген Самосырово бистәсе янындагы мөселман зиратында күмелгән Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин каберенә таш куйдылар. Артистны искә алырга туганнары, бердәнбер улы, сәхнәдә бергә иҗат иткән дуслары җыелды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Кабер ташын Әнәс Галиуллинның улы Айвар Галиуллин ясаткан. Мәрхүмнең абыйсының улы Рәис Галиуллин аңа багышлап шигырь укыды. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Әнәс Галиуллинның каберенә чәчәк салдылар. Раил хәзрәт Мөхетдинов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнең рухына дога кылды.

Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов мәрхүмнең кешелекле, ярдәм итәргә әзер торган булуын искә төшерде. “Бу дөньядан киткәннәрне онытмаска кирәк. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Шуңа күрә, бер-беребезне хөрмәт итәргә, бакыйлыкка күчкәч, искә алырга кирәк”, — диде ул.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Әнәс Галиуллинны гадел, туры сүзле, талантлы, яхшы кеше буларак искә алды. “Әнәс абый, авыр туфракларың җиңел булсын. Син безнең күңелебездә. Сине искә төшереп, гел синең сүзләрне кабатлап һәм син әйткән юллардан тайпылмаска тырышып яшибез”, — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова да истәлекләре белән уртаклашты. “Үзеңнең олы киңәшләрең белән тыңлата ала торган ниндидер бер рухи көчең бар иде. Күп белә идең. Син тугызынчы сыйныфтан мине Куйбышев сәхнәләренә менгергән беренче профессионал кеше, шуннан иҗат тормышым башланып китте”, — диде ул.

  • Әнәс Галиуллин 1940 елның 14 декабрендә Әлки районы Чуваш Кичүе авылында туган. Тинчурин театрында 55 елдан артык иҗат иткән, 100 дән артык роль башкарган. Озак еллар театрның профком рәисе булып эшләгән. 2018 елның 9 мартында вафат булды.

Автор — Айгөл Шәйхлисламова

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/21/188486/