90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов солдатлар белән очрашуда

7 нче гыйнвар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артистлары – Гөлназ Нәүмәтова һәм Харис Хөснетдинов Казан шәһәрендә урнашкан “№64424 нче Хәрби бүлек” тә хезмәт итүче солдатлар белән очрашуда булды. Бәйрәм ялларында оештырылган кызыклы очрашуда артистларыбыз солдатларга мастер-класс үткәрде. Гөлназ ханым сәхнә теле буенча һәрдаим кирәкле, актуаль киңәшләре белән уртаклашты. Яңа елда оештырылган беренче очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.