90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектакле куелды (Автор: Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак “Татар-информ” )

Татарстанда беренче татар профессиональ антреприза спектакле тәкъдим ителде. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Нәзер» трагикомедиясе Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелде.

«Нәзер» спектаклен Тинчурин театры артистлары ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән театрдан читтә чыгардылар. Бу аларның театрда рольләре аз булуга һәм эшсез утырасы килмәүләренә бәйле иде. Спектакльдә дүрт артист катнаша – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм Рөстәм Гайзуллин. Режиссер – Зиннур Сөләйманов.

Спектакльнең премьерасы үткән театр сезоны азагында Ленин исемендәге мәдәният сараенда булган иде. Яңа сезонда спектакльне Тинчурин театры үз репертуарына алган – айга ике тапкыр әсәр театр сәхнәсендә күрсәтелә. Тинчурин театрында ул кичә беренче мәртәбә күрсәтелде. Тамашачы спектакльне яратып яратып кабул итте.

Туфан Миңнуллинның «Нәзер» спектакле беренче тапкыр М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театрында куелды, соңрак аны Түбән Кама татар дәүләт театры сәхнәләштерде. «Нәзер» ике театрда да уңыш казанды, тамашачының яраткан спектакленә әверелде.

Ике дус Хисмәтулла белән Хикмәтулла сугышта исән калыр өчен нәзер әйтәләр. Өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга сүз куешалар. Башта авылга Хисмәтулла кайта, соңрак – әсирлекләр кичереп Хикмәтулла да кайта. Хисмәтулла билгесез чирдән урын өстенә аугач, нәзерне үтәргә дигән карарга киләләр.

Спектакльне 25 октябрьдә карарга мөмкин.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195181/

6383