90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

14 март, “Үткән юлың данлы, театр!” проекты кысаларында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда Хәлил Мәхмүтовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды. Татарстанның халык артисты, күпкырлы талант иясе Хәлил Мәхмүтовка шушы көннәрдә 81 яшь тулган булыр иде.
Проект авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.