90 СЕЗОН

Яңалыклар

Татар театрының 115 еллыгы белән!

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры барлык театр сәнгатен сөючеләрне татар театрының 115 еллыгы белән тәбрик итә. 1906 елның 22 декабрендә Казанда ачык рәвештә беренче татар спектакле куела. Шуңа бу көн татар театрының рәсми туган көне булып санала.

Тинчурин театры коллективына бу көн аеруча истәлекле һәм кадерле. Исеме театрыбызга бирелгән актер һәм драматург Кәрим Тинчурин нәкъ тә татар театры оешуның чишмә башында торган. Татар профессиональ театр сәнгате формалашу, яңа исемнәр барлыкка килү аның белән бәйле. Кәрим Тинчурин Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башлаган традицияләрне лаеклы дәвм иттергән.

Тормышлары татар театры белән бәйләнгән кешеләрнең барысына да – сәхнә ветераннарына һәм яшь артистларга иҗади уңышлар, яңа премьералар, тугры тамашачылар күбрәк булуын теләп калабыз! Татар театры туган көнендә барлык хезмәттәшләребезгә уңышлы проектлар һәм халкыбызның мәхәббәтен казануларын телибез!

К.Тинчурин театры коллективы