90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Сәйдәш. Йокысызлык»: Луиза Янсуар белән Резеда Гариповадан рәнҗетелгән биш Сәйдәш (“Интертат”, автор – Рузилә Мөхәммәтова)

Тинчурин театры соңгы елларда икенче тапкыр Салих Сәйдәшев образын сәхнәгә чыгарды. Берсе Әмирхан Еники әсәренә нигезләнгән «Гөләндәм ханым хатирәсе» булса, икенчесе — «Сәйдәш. Йокысызлык». Жанры — лабиринт. Беренче татар иммерсив спектакле дияргә иртәрәктер, әмма шуңа омтылыш бар.

«Сәйдәш. Йокысызлык» дип аталган спектакль-лабиринт — бүгенге иҗатчылар күзлегеннән Сәйдәшне аңларга омтылу.

Авторлары — Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Режиссер — Резеда Гарипова. Рәссам — Илшат Вилданов. Композиторлар — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова — Juna төркеме ягъни. Сәйдәшев музее мөдире Эльвира Низаметдинова — консультант.

Тинчурин театры үзе өчен яңа форматка алынган. Булдырып чыкты — аларны котлыйсы килә. Аларны үсендерәсе килә. «Сез булдырдыгыз!» – дип ышандырасы килә. Резеда Гарипованың артистлар белән эшли белүенә сокланырлык. Алар ничек булдыралар — шулай түгел, ә Резеда кебек уйныйлар. Хәтта һәрвакыт «юрганны үзенә тартырга» яраткан Артем Пискунов та ансамбльдән аерылмый.

Бер кашык дегет…
Театр кием элгеченнән башлана — беләбез. «Сәйдәш. Йокысызлык» чыннан да кием элгечләре алдындагы мәйданнан башланды. Бирегә Сәйдәш музее иң кадерле экспонатларын куйган иде.

Алдыбызда — биш Сәйдәш…
Спектакль кеше кадере турында, бөек шәхеснең кадере һәм кадерсезлеге турында. Уйлан, кеше, бәлки, тирәлегебездә бүгенге Сәйдәшләр бардыр. Бәлки алар да бездән якты йөз, җылы сүз көтәдер…

Спектакль гади генә итеп әйткәндә — бөек шәхеснең саташулары, төшләре. Кешенең үз-үзе белән сөйләшүләрен медицина психик тайпылыш дип карый. Рус телендә «раздвоение личности» дигән термин бар.

Сәйдәш — күпкырлы бөек шәхес. Кыска гына бер гомергә күпме Сәйдәш сыйган. Әмма ул бербөтен бөек шәхес иде. Иҗатчы кызларыбыз — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова Сәйдәшне бүлгәләгәннәр. Биш Сәйдәш барлыкка килгән. Әйе, һәр иҗатчы шәхескә үз биеклегеннән карый.

«Сәйдәш. Йокысызлык» — шәхес турында икенче иҗатчыларның уйланулары. Сәйдәш — бер, ә иҗатчылар күп һәм алар нигездә хатын-кызлар. Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган һәм куйган.

Тамашачы Сәйдәшнең төрле халәтләрен үзе аша уздыра. Театрның төрле урыннары аша залга узабыз. Мин Сәйдәшнең оркестр чокыры да тамашачы хозурында булыр дип өметләнгән идем. Театрның бүгенге музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры Ильяс Камал Сәйдәш дәвамы булып калкыр дигән идем. Әмма зал һәм сәхнә Сәйдәшнең шәхси тормышын гына күрсәтә алды.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова;

Чыганак – “Интертат”.